Баш бит » ЙОЛДЫЗ ШӘРӘПОВА
Карбыз ашаган идем дә,
Авырыйм суык тиеп.
Белгән бугай тамагым
Карбызны кар, боз диеп.
Категория: ЙОЛДЫЗ ШӘРӘПОВА | Карап алулар: 565 | Өстәде: Редактор | Дата: 06.07.2013 | Фикерләр (0)

Торамын хәйран калып:
Ятьмәмдә - алтын балык!
Көз, мөгаен, үзе аны
Куйган алтынга манып.
 
Юллар уңды бу юлы,
Менә ятьмәбез тулы.
Һәр балыкны алтын иткән
Көзге кояшның нуры.
Категория: ЙОЛДЫЗ ШӘРӘПОВА | Карап алулар: 582 | Өстәде: Редактор | Дата: 29.06.2013 | Фикерләр (0)

Көне буе өйрәнәмен
Бер матур көй уйнарга.
Бик ансат кына димәгез,
Туры килә уйларга.
 
Бу кадәрле күп тырышкач,
Бәлки, матур көй чыгар.
Ләкин менә әниемнең
колагы ничек чыдар?
Категория: ЙОЛДЫЗ ШӘРӘПОВА | Карап алулар: 866 | Өстәде: Редактор | Дата: 21.06.2013 | Фикерләр (0)

« 1 2 3 4