Баш бит » 2014 » Март » 19 » Йолдыз Шәрәпова "Батыр булам"
10:08
Йолдыз Шәрәпова "Батыр булам"

Бабаем медальләрендә

Кояш нурлары уйный.

Аның шикелле үк мин дә

Батыр булырга уйлыйм.

 

Ләкин сугышны яратмыйм,

Килми аны күрәсем.

Килми минем япь-яшь килеш

Яу кырында үләсем.

 

Бабама охшыйсым килә,

Хыялым ерак китә.

Хезмәт батыры булырмын,

Тынычлыкка ни җитә?!

Категория: ЙОЛДЫЗ ШӘРӘПОВА | Карап алулар саны: 899 | Өстәде: Редактор | Теги: Йолдыз Шәрәпова | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]