Баш бит » 2014 » Август » 10 » Йолдыз Шәрәпова "Чыршы"
09:25
Йолдыз Шәрәпова "Чыршы"

Яңа ел бәйрәме җитә,

Базардан чыршы алдык.

Төсле шарлар элеп куйгач,

Яменә хәйран калдык.

Без биегәнне карады,

Сокланды көебезгә,

Каникул буе утырды

Нур сибеп өебезгә.

Бәйрәм узды, чыршыбыз да

Боегып калды тәмам.

Туган җирсез яшәүләре,

Күрәсең, бик тә яман.

Урманын сагынып елый -

Ылыслары коела.

Бәлки, алай да түгелдер,

Миңа шулай тоела.

Категория: ЙОЛДЫЗ ШӘРӘПОВА | Карап алулар саны: 540 | Өстәде: Редактор | Теги: Йолдыз Шәрәпова | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]