Баш бит » 2014 » Май » 10 » Йолдыз Шәрәпова "Ике сәгать"
11:11
Йолдыз Шәрәпова "Ике сәгать"

Әниемнең сәгате бар,

Миндә дә кул сәгате.

Менә хикмәт - ул сәгатьләр

Бигрәк кызык гадәтле.

 

Телләрен дә дөреслибез,

Телевизорга карап.

Ләкин әнинең сәгате

Ашыга, бер дә харап.

 

Ә минеке соңга кала,

Ташбака күк кыймылдый.

Әллә инде ялкауланып

Тәмам туктарга уйлый?

 

Юк, сәгатьләр ватылмаган,

Дөрес йөриләр болай.

Алар бары хуҗасына

Охшап йөриләр бугай.

Категория: ЙОЛДЫЗ ШӘРӘПОВА | Карап алулар саны: 664 | Өстәде: Редактор | Теги: Йолдыз Шәрәпова | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]