Баш бит » 2014 » Апрель » 13 » Йолдыз Шәрәпова "Җәйнең рәхәт мизгеле"
10:39
Йолдыз Шәрәпова "Җәйнең рәхәт мизгеле"

Мин - әниемнең кызы,

Минем кызым - курчагым.

Бакчага килдек күрергә

Җәйнең иң ямьле чагын.

 

Такыя үреп кигездем -

Бик килешә йөзенә.

Чәчәккә әйләнде курчак,

Тимәсен тик күз генә.

 

Нәкъ әни шикелле итеп

Алдым кызымны кочып.

"Сез - иң матур кызлар", - диеп,

Күбәләк килде очып.

 

Әллә рәхмәт әйтте индн -

Елмаеп куйды курчак.

Гөлләр дә сөенде бугай,

Әй рәхәт булды шулчак. 

 

Категория: ЙОЛДЫЗ ШӘРӘПОВА | Карап алулар саны: 534 | Өстәде: Редактор | Теги: Йолдыз Шәрәпова | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]