Баш бит » 2014 » Гыйнвар » 13 » Йолдыз Шәрәпова "Юату"
09:47
Йолдыз Шәрәпова "Юату"

Тукталышта нәни көчек

Ташлап калдырган кемдер.

Күзләре - кара карлыган,

Карыйлар мөлдер-мөлдер.

Өебезгә алып кына

Кайтыр идем дә сине...

Әнием шул рөхсәт итмәс,

Ачуланыр ул мине.

Без үзебез дә торабыз

Әле тулай торакта.

Фатир алу чиратыбыз

Әле би-ик тә еракта.

Безнең бәләкәй бүлмәдә

Урын җитми беркемгә.

Алып кайтсам да үзеңне,

Тормас идең бер көн дә.

Менә яңа фатир алгач...

Бул азрак түземле...

Шулай юаттым көчекне.

Кем юатыр үземне?

Категория: ЙОЛДЫЗ ШӘРӘПОВА | Карап алулар саны: 524 | Өстәде: Редактор | Теги: Йолдыз Шәрәпова | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]