Баш бит » 2014 » Июль » 18 » Йолдыз Шәрәпова "Күбәләккә бүләк"
11:24
Йолдыз Шәрәпова "Күбәләккә бүләк"

Күбәләккә әнисе

Бик матур күлмәк теккән,

Кызы оча белсен дип,

Җиңен канатлы иткән.

Төрле төсле җепләр белән

Чуар бизәкләр чиккән.

Җепләре бигрәк матур,

Кызыллы, аллы икән.

Болында бит кибет юк,

Кайлардан алды икән?

Нәни күбәләк кызының

Туган көннәре җиткән.

Моны белгәч, салават

Күпере бүләк иткән.

Категория: ЙОЛДЫЗ ШӘРӘПОВА | Карап алулар саны: 560 | Өстәде: Редактор | Теги: Йолдыз Шәрәпова | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]