Баш бит » 2014 » Сентябрь » 13 » Йолдыз Шәрәпова "Көз"
12:10
Йолдыз Шәрәпова "Көз"

Оча сары яфраклар,

Шундый үз, шундый ятлар.

Әйтерсең ярсу атлар.

Әйтә күк алар гүя:

- Бар иде, - дип, - безнең дә

Кайчандыр яшел чаклар...

 

Оча сары яфраклар,

Көзләрдән тәүге хатлар.

Җәйләрдән соңгы хәбәр.

Сөйли белсәләр әгәр,

Әйтерләр иде: "Хушыгыз

Киләсе язга кадәр.

 

Хушыгыз, язын кайтырбыз

Ямь-яшел бөре булып..."

Саубуллаша яфраклар

Йөзләргә кунып-кунып.

Моны күреп торган болыт

Елый күңеле тулып.

Категория: ЙОЛДЫЗ ШӘРӘПОВА | Карап алулар саны: 585 | Өстәде: Редактор | Теги: Йолдыз Шәрәпова | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]