Баш бит » 2015 » Август » 12 » Йолдыз Шәрәпова "Кабак, кадак һәм сабак"
13:19
Йолдыз Шәрәпова "Кабак, кадак һәм сабак"

Каян кадак тапканнар,

Каян чүкеч тапканнар...

Ике энем кабакка

...Беркөн...

            кадак какканнар.

Юктыр, булмас, дисезме?

Булган шул ничек кенә.

Кергән кадак кабакка -

Калган бер тишек кенә.

Бәлеш пешерим диеп

Ярып баккач кабакны,

Дәү әнием шаккаткан

Эчтә күреп кадакны.

Кадак та тик ятмаган,

Кабак эченә кергәч.

Дәү әнинең кәефе төште,

Черек кадакны күргәч.

Ташладык кабакны да,

Ташладык кадакны да.

Ә бәлеш пешми калды.

Энекәш сабак алды.

Кадак таптым дип кенә,

Кабак таптым дип кенә...

Һәрбер эшне эшлиләр

Урынын белеп кенә,

Вакытын белеп кенә.

Категория: ЙОЛДЫЗ ШӘРӘПОВА | Карап алулар саны: 475 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]