Баш бит » 2015 » Август » 7 » Йолдыз Шәрәпова "Мөгезле" әни
22:28
Йолдыз Шәрәпова "Мөгезле" әни

- Үгез була мөгезле,

Кәҗә була мөгезле.

"Мөгезле" әни белән

Таныштырыйммы сезне? -

Әнине күреп, энем

Шулай диде беркөнне.

Ул мөгезләрен әни

Үзе куя һәр көнне.

Үзе куя шул кичтән,

Аның каравы иртән

Әниемнән чибәр әни

Дөньяларда юк бүтән.

Ул чәчләре  төшеп тора

Бөдрәләнеп иңенә.

Бигуди дигән мөгез

Куя әни чәченә.

Категория: ЙОЛДЫЗ ШӘРӘПОВА | Карап алулар саны: 435 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]