Баш бит » 2015 » Август » 17 » Йолдыз Шәрәпова "Әни сүзе"
22:56
Йолдыз Шәрәпова "Әни сүзе"

Әни безгә еш кына:

"Зоопаркка илтәм", - ди.

Энем риза: "Әйдә соң,

Булмадык бит күптән", - ди.

Әни әйтә: "Бер илтсәм,

Тиз генә алып кайтмам -

Зоопарк җәнлекләренә

Охшаган сез бар яктан.

Әтәчләр күк сугышасыз

Ду килеп, өй туздырып,

Хәтта кылана беләсез

Маймылны да  уздырып.

Ә хәйләгә килгәндә,

Төлкене дә җиңәсез.

Киреләнергә дигәндә,

Дәү мөгезле кәҗә сез.

Шуңа зоопаркка илтсәм,

Бик тә теләп алырлар.

Әле алай гынамы соң?!

Рәхмәт әйтеп калырлар!"

Әни безгә шулай дия.

Беләм инде, шаярта.

Бездән башка нишләсен соң,

Ул бит безне ярата.

Шаяннар, шуклар булсак та,

Түгел беә аңа артык.

Ә шулай да җиткәндер шул

Кеше булырга вакыт.

Категория: ЙОЛДЫЗ ШӘРӘПОВА | Карап алулар саны: 662 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]