Баш бит » 2015 » Август » 10 » Йолдыз Шәрәпова "Сатабыз"
21:07
Йолдыз Шәрәпова "Сатабыз"

Юасы да күп аны,

Җыясы да күп аны -

Уйлаштык, киңәштек тә

Сатарга булдык залны.

Залсыз да яшәрбез әле,

Бездә бит өч бүлмә бар. 

Әби әйтә: "Сыясың ул,

Булмаса күңелең тар!"

Туйдык чынлап бу залдан,

Туйдык бетмәс тузаннан.

Әти моны ишеткән дә:

"Үзем сатып алам, - ди, -

Берегезне дә кертмимен,

Ишеккә бик салам, - ди. -

Идәнен үзем юам, - ди, -

Үзем сөртәм тузанын.

Ни теләсәм, шуны эшлим,

Була тик минем залым".

Әтием залны алгач,

Өч кенә бүлмә калгач,

Юасы да тиз булыр,

Җыясы да тиз булыр.

Әйдә булсын әтигә,

Безгә соң ул зал нигә?!

Бу безнең уртак карар.

Абыем әйтә: "Ярар,

Бераз булса да җайсыз,

Яшәрбез әле залсыз..."

Энемнең күзе дымлы:

"Әтием, сүзең чынмы?

Бик кыен булыр залсыз,

Телевизор тора залда,

Ничек яшәрбез ансыз".

 

Категория: ЙОЛДЫЗ ШӘРӘПОВА | Карап алулар саны: 453 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]