Баш бит » 2015 » Июль » 28 » Йолдыз Шәрәпова "Серле китап"
10:16
Йолдыз Шәрәпова "Серле китап"

Ачкычларын шалтыратып

Ишекләрен ача да

Машинага утыра,

Әй тотына әтием

Кызык китап укырга.

Ул китапта хәрефләр юк,

Бар тамгалар, билгеләр.

Кайберләре, тизлегеңне

Тизрәк кимет, диләр.

Кайберләре, ашыксаң да

Була, диләр, аз гына,

Бу билгене укыгач та

Баса әти газына.

Поши чыгасын белә дә

Тизлекне ул киметә,

Шулай китап укый-укый

Инде барып та җитә.

Комачауламыйм тагын дип,

Энем эндәшми, аңлый.

Әти укый бертуктамый,

Китаптан күзен алмый.

Руль артында укый торган

Нинди китап ул тагын?

Машинада укый әти

Юл билгесе белән тулган

Олы юллар китабын.

Иң кызыгы - ул китапта

Юк бер аваз, хәреф тә.

Тик китапны әйбәт белсәң,

Очрамыйсың хәвефкә.

Категория: ЙОЛДЫЗ ШӘРӘПОВА | Карап алулар саны: 395 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]