Баш бит » 2015 » Сентябрь » 26 » Йолдыз Шәрәпова "Тәгәрмәчле ташбака"
21:00
Йолдыз Шәрәпова "Тәгәрмәчле ташбака"

-1-

Яшәгән бер Ташбака,

Бар бакага баш бака.

Тормышы булган көйле -

Һәрвакыт янда өе.

Ләкин шулай булса да,

Бәхетеннән уңса да,

Моның эче бик пошкан,

Риза булмый тормыштан.

Эчтән янып бетсә дә,

Нык борчылганын тыштан

Күрсәтмәскә тырышкан.

Чынлап та, бу Ташбаканың

Бар бакага баш баканың

Булган җитмәгән ягы -

Ниндидер сәбәпләр белән

Кыска булган аягы.

Кыска булганга аягы,

Булмаганга таягы

Бик акрын кыймылдаган,

Еш кына туктап калган.

Бу Ташбаканы күргәннәр,

Бармак төртеп көлгәннәр:

- Шундый акрын кыймылдый ич,

Бигрәк ялкау, - дигәннәр.

Шуңа кәефе төшкән,

Шуңа башларын игән.

"Йә көлерләр", - дип еш кына

Чыкмый калган өеннән.

Тирә-юньдә һәммәсе дә

Ашыгалар, чабалар.

Күрәсең, шушы чабудан

Алар тәм-ямь табалар.

Ташбаканың да шулай

Йөгреп китәсе килә.

Кирәк җиренә тиз генә

Барып җитәсе килә.

Тик әлеге дә баягы,

Чапмый кыска аягы.

Әллә соң бу аякка

Кирәк култык таягы?!

Менә язмыш җәзасы -

Аны каян аласы?

Кызу йөрү җаен ничек

Кайдан эзләп табасы?!

Шулай дип бу Ташбака

Иртә-кичен баш вата.

Озак йөреп арыса да,

Йокларга да соң ята.

Гел уйлый шушы хакта

Ул арада таң ата.

 

-2-

"Бирим дигән колына

Чыгарып куяр юлына..."

Бу мәкальне белмәсә дә,

Әйе, нәкъ шулай булган.

Акрын атлап барган чакта

Беркөнне юлы уңган.

Гел уйламаган чакта

Ике тәгәрмәч тапкан,

Өенә алып кайткан.

Өендә булган такта,

Ә аннары шул тактага

Тәгәрмәчләрне каккан.

Чөнки белә, күреп тора

Тәгәрмәч чаба кызу.

Шундый кызу, мөмкин түгел

Һич кенә аны узу.

Менә инде моннан ары

Беркем дә аннан көлмәс.

"Ай-һай акрын кыймылдый,

Ялкау бугай бу", - димәс.

Кирәк җиренә тиз генә,

Тиз генә, җитез генә

Ташбака барып җитәр.

Болай да күп түзде инде,

Бүтән түзалмый, җитәр.

Шулай сөенеп Ташбака,

Бар бакага баш бака,

Хәзер җәяүләп сөйрәлми,

Ә самокатта кайта.

 

-3-

Ләкин белми, өйрәнмәгән

Юл йөрү кагыйдәсен.

Аны белергә икәнен

Ташбака каян белсен.

Шулчак каршыдагы чаттан

Килеп чыккан машина.

Машинада дүрт тәгәрмәч

Гел каядыр ашыга.

Билгеле, торган билге:

"Саграк йөрегез инде!"

Юл бирергә кирәклеген

Ташбака каян белсен.

Укымагач, өйрәнмәгәч

Юл йөрү кагыйдәсен.

Чын дөресе, машинаны

Ул бөтенләй күрмәгән.

Як-якка карау кирәген

Ул шулай ук белмәгән.

Машина килгән дә чыккан

Шулвакыт каршы чаттан.

Чыккан, китереп бәргән

Ташбака чак үлмәгән.

Күзеннән очкан уты,

Ботына төшкән коты.

Ташбака ауган чалкан

Аягы канга баткан.

Ярый вакытын табып,

Килеп җиткән бер табиб.

Носилкасына салып

Киткән бүлнискә алып.

-4-

Ташбаканың мескеннең

Сынган икән аягы,

Аягы таш гипста,

Янда - култык таягы.

Уйлап ята Ташбака

- Ясадым бугай хата.

Хатасын төзәтим диеп,

Китаплар укып ята.

Укый, өйрәнә һәммәсен -

Юл йөрү кагыйдәсен.

Тәгәрмәчле һәм җәяүле

Белергә тиеш һәркем,

Белергә тиеш һәр көн.

Инде сезгә дә бу хакта

Өйрәткәндер Ташбака.

Әкият укыган чакта,

Әйе, ул бит шул хакта.

Әгәр кемнәр аңламаган

Укысын кабат, кабат.

Олы юлда йөрү кирәк

Игътибар белән карап. 

 

Категория: ЙОЛДЫЗ ШӘРӘПОВА | Карап алулар саны: 544 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]