Баш бит » 2014 » Февраль » 13 » Йолдыз Шәрәпова "Тәмле җиләк"
10:00
Йолдыз Шәрәпова "Тәмле җиләк"

Әнием гел әйтеп килде:

- Эшләп ашарга кирәк!

Тәмле була икән бигрәк,

Үзең үстерсәң, җиләк.

Берне генә дия-дия,

Ашый яздым бер чиләк.

Үзләре гел ал гына,

Тәмнәре гел бал гына.

Авызда эреп бетәләр,

Телләремә салуга.

Чынлап әйтәм, ошаттым,

Тәмле икәннәрен белгәч,

Күлмәккә дә "ашаттым".

Категория: ЙОЛДЫЗ ШӘРӘПОВА | Карап алулар саны: 494 | Өстәде: Редактор | Теги: Йолдыз Шәрәпова | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]