Баш бит » 2013 » Август » 29 » Х.Халиков "Ялгышмаска өйрәнә"
09:55
Х.Халиков "Ялгышмаска өйрәнә"
Сеңлем бүген: "Беләсеңме,
Бармакларым ничүә? - ди. -
Бер кулымда - берәү, икәү,
Өчәү, дүртәү, бишәү", - ди.
 
"Шуннан", - дигәч, "Шуннан алты...
Сигез... ун, - ди, бутала. -
Ялгыштым ла, җиде белән
Тугыз калган уртада..."
 
Кабат-кабат саный торгач,
Барысы да көйләнә.
Кат-кат шулай ялгышып, ул
Ялгышмаска өйрәнә.
Категория: ХӘКИМҖАН ХАЛИКОВ | Карап алулар саны: 535 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]