Баш бит » 2013 » Сентябрь » 19 » Х.Халиков "Йоклаганда гына"
10:00
Х.Халиков "Йоклаганда гына"
Бу энемне әйтәм әле:
Әнә нинди тыныч бит ул!
Урынын да үзе җәйгән:
Әнә нинди тырыш бит ул!
 
Беркем белән әрләшми ул,
Кычкырышмый, талашмый ул,
Сугыш чукмарлары кебек,
Йодрык белән аңлашмый ул.
 
Тик уяна күрмәсен, дип,
Күзләребез анда гына.
"Ник?" дисәгез, шундый бит ул
Бары йоклаганда гына. 
Категория: ХӘКИМҖАН ХАЛИКОВ | Карап алулар саны: 651 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]