Баш бит » 2013 » Июль » 16 » Х.Халиков "Хәзер инде өчәү без"
11:43
Х.Халиков "Хәзер инде өчәү без"
Энем дә бар, сеңлем дә,
Хәзер инде өчәү без.
Шау-гөр килеп үсәбез,
Сокланырсыз, күрсәгез.
 
Әти-әни юк чакта
Өйгә хуҗа өчебез.
Җиткән кадәр өчебез
Бөтен эшне эшлибез.
 
Энем белән сеңлемә
Торасы юк әйтеп тә:
Курчакларын үзләре
Өйрәтәләр тәртипкә.
Категория: ХӘКИМҖАН ХАЛИКОВ | Карап алулар саны: 623 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]