Баш бит » 2013 » Август » 12 » Х.Халиков "Почмаксыз өй"
16:38
Х.Халиков "Почмаксыз өй"
Тәртип бозсам аз гына,
Күрсәтәләр почмакны.
Анда басып торудан
Туйдым инде шулчаклы.
 
Минем дә бит сеңлем күк
Чатыр чабасым килә.
Кайчак хәтта бу өйдән
Чыгып качасым килә.
 
Белсәң иде: әтиләр
Шуны аңлыйлар микән?
Өйне нигә почмаксыз
Итеп салмыйлар икән?
Категория: ХӘКИМҖАН ХАЛИКОВ | Карап алулар саны: 626 | Өстәде: Редактор | Теги: Хәкимҗан Халиков | Рейтинг: 4.0/1
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]