Баш бит » ХӘКИМҖАН ХАЛИКОВ

Сыза гына сандугачкай

Скрипка кылларын!..

- Әйт шуны! - дип куйды аю,

Онытып бар моң-зарын.

Биеп киткән иде лап-лап,

Атлады тик өч кенә;

Абынып үз аягына

Ауды түмгәк өстенә.

- Сандугачын әйтер идем,

... Тулаем укырга »

Категория: ХӘКИМҖАН ХАЛИКОВ | Карап алулар: 338 | Өстәде: Редактор | Дата: 17.09.2016 | Фикерләр (0)

Бик тәмле мин, бал гына,

Авызыңа ал гына -

Күңелләрең ачылыр,

Шифалы су эчкәндәй,

Сусавың да басылыр.

Категория: ХӘКИМҖАН ХАЛИКОВ | Карап алулар: 295 | Өстәде: Редактор | Дата: 16.08.2016 | Фикерләр (0)

Йокысыннан тора кояш

Елмаеп-көлеп кенә.

Болыт арасына да ул

Елмаеп килеп керә.

Уятканда да уята

Нурларын сибеп кенә.

Һәм үстерә әни кебек

Иркәләп, сөеп кенә.

Яшәсен иде бар кеше

... Тулаем укырга »

Категория: ХӘКИМҖАН ХАЛИКОВ | Карап алулар: 649 | Өстәде: Редактор | Дата: 10.08.2015 | Фикерләр (0)

Җәйге кояш авыз ерып

Көлеп торганда,

Нинди буран икән соң бу

Безнең урамда?

Нишлим инде - кар күмә бит

Бакча гөлемне?

Әллә өстенә одеял

Каплап керимме?

Тышка чыксам, тал песие

... Тулаем укырга »

Категория: ХӘКИМҖАН ХАЛИКОВ | Карап алулар: 458 | Өстәде: Редактор | Дата: 07.08.2015 | Фикерләр (0)

Сеңлем минем бигрәк көләч,

Уйнаганда үзе белән.

Таш булсаң да эретер ул

Балдай татлы сүзе белән.

Йөртә тәти курчакларын

Нәнәм-нәнәм итеп кенә.

Шуңа алар, елмаешып,

Тора аны көтеп кенә.

Күргән һәркем мактый аны:

... Тулаем укырга »
Категория: ХӘКИМҖАН ХАЛИКОВ | Карап алулар: 464 | Өстәде: Редактор | Дата: 06.08.2015 | Фикерләр (0)

Мин эшләрне аермыйм

Карасына, агына.

Тик торсам да аз гына,

Барысын да сагынам.

Ничек укыганымны

Сөйләп бирер бишлеләр.

Өйгә кайтсам, кулларым:

"Кайда безгә эш?" - диләр.

"Алайса, - дим, - әйдәгез ... Тулаем укырга »

Категория: ХӘКИМҖАН ХАЛИКОВ | Карап алулар: 516 | Өстәде: Редактор | Дата: 19.05.2015 | Фикерләр (0)

1 2 3 4 »