Баш бит » ХӘКИМҖАН ХАЛИКОВ

Яшәгән бер кәрлә малай,

Үзе шундый телчән булган.

Теле аның әйтерсең лә

Чәнечкеле билчән булган.

Тыңламаган әбисен дә,

Әнисен дә, абыйсын да.

Һәрберсенә каршы әйтеп

Үпкәләткән барысын да.

Каршы әйткән саен, аның< ... Тулаем укырга »

Категория: ХӘКИМҖАН ХАЛИКОВ | Карап алулар: 537 | Өстәде: Редактор | Дата: 12.05.2015 | Фикерләр (0)

Нинди генә яхшылык

Эшлим икән әнигә?

Аның өчен хат язып

Салыйм микән әбигә?

Идән юышыйм микән,

Керләр уышыйм микән?

Нинди генә эшләрдә

Аңа булышыйм икән?

Тәрәзә төбендәге

... Тулаем укырга »

Категория: ХӘКИМҖАН ХАЛИКОВ | Карап алулар: 471 | Өстәде: Редактор | Дата: 01.05.2015 | Фикерләр (0)

Күпме гөлдән берәү калган,

Анысы да җиргә ауган.

Өстендә чык бөртекләре;

Чыкка түгел, күз яшенә

Чыланган күк керфекләре.

 

Берәрегез күрмәдеме,

Бакчадагы гөлләремне

Кайсы өзеп алды икән?

Матурлыкка кагылырга ... Тулаем укырга »

Категория: ХӘКИМҖАН ХАЛИКОВ | Карап алулар: 529 | Өстәде: Редактор | Дата: 04.02.2015 | Фикерләр (0)

Алып төшкән идем генә

Үрдәкләрне тау астына,

Болыт килә башлады да,

Сыздым тизрәк тал астына.

 

Әнкә үрдәк, әнкә казлар,

Көткән кебек шуны гына,

Һәркайсы үз бәбкәләрен

Җыеп алды куенына.

 

Китте яңгыр. ... Тулаем укырга »

Категория: ХӘКИМҖАН ХАЛИКОВ | Карап алулар: 646 | Өстәде: Редактор | Дата: 13.07.2014 | Фикерләр (0)

Әбиләр дә авырый,

Бәбиләр дә авырый...

Салкын тисә аз гына,

Дару кирәк барсына.

Чирли хәтта китап та.

Ник көләсең?.. Чынлап та,

Бите төшә, ертыла -

Ул бит көн дә тотыла.

Алам шуңа сак кына.

... Тулаем укырга »

Категория: ХӘКИМҖАН ХАЛИКОВ | Карап алулар: 2071 | Өстәде: Редактор | Дата: 25.06.2014 | Фикерләр (0)

Зиләнең бер курчагы бар.

Сузып кына: - Ән-нә, - ди.

Сеңлем аңа: - Әттәбезне

Яратмыйсың әллә? - ди, -

Сөеп кенә тора безне,

Беләсең бит әтине...

Я үпкәләр, аңа да бер

"Әт-тә" дип әйт инде?

Категория: ХӘКИМҖАН ХАЛИКОВ | Карап алулар: 640 | Өстәде: Редактор | Дата: 25.06.2014 | Фикерләр (0)

« 1 2 3 4 »