Баш бит » ХӘКИМҖАН ХАЛИКОВ

Эшләп ашаган кешегә

Таш та - аш.

Эшләмичә ашаганга

Аш та - таш.

Категория: ХӘКИМҖАН ХАЛИКОВ | Карап алулар: 512 | Өстәде: Редактор | Дата: 25.06.2014 | Фикерләр (0)

Бал тапса анасы,

Бер аю баласы

Килеп тә утыра,

Ашарга тотына.

 

Әнисе: - Улым, - ди, -

Ю элек кулың! - ди.

Аның үз киресе:

- Туза, - ди, - тиресе.

 

Категория: ХӘКИМҖАН ХАЛИКОВ | Карап алулар: 663 | Өстәде: Редактор | Дата: 22.05.2014 | Фикерләр (0)

Бу энемне әйтәм әле:
Әнә нинди тыныч бит ул!
Урынын да үзе җәйгән:
Әнә нинди тырыш бит ул!
 
Беркем белән әрләшми ул,
Кычкырышмый, талашмый ул,
Сугыш чукмарлары кебек,
Йодрык белән аңлашмый ул.
 
Тик уяна күрмәсен, дип,
Категория: ХӘКИМҖАН ХАЛИКОВ | Карап алулар: 599 | Өстәде: Редактор | Дата: 19.09.2013 | Фикерләр (0)

Сеңлем бүген: "Беләсеңме,
Бармакларым ничүә? - ди. -
Бер кулымда - берәү, икәү,
Өчәү, дүртәү, бишәү", - ди.
 
"Шуннан", - дигәч, "Шуннан алты...
Сигез... ун, - ди, бутала. -
Ялгыштым ла, җиде белән
Тугыз калган уртада..."
 
Кабат-кабат саный т ... Тулаем укырга »
Категория: ХӘКИМҖАН ХАЛИКОВ | Карап алулар: 565 | Өстәде: Редактор | Дата: 29.08.2013 | Фикерләр (0)

Тәртип бозсам аз гына,
Күрсәтәләр почмакны.
Анда басып торудан
Туйдым инде шулчаклы.
 
Минем дә бит сеңлем күк
Чатыр чабасым килә.
Кайчак хәтта бу өйдән
Чыгып качасым килә.
 
Белсәң иде: әтиләр
Категория: ХӘКИМҖАН ХАЛИКОВ | Карап алулар: 567 | Өстәде: Редактор | Дата: 12.08.2013 | Фикерләр (0)

Минем энем күптән түгел
Шәһәрдә булган иде.
Өч көн генә торса да,
Шулкадәр туйган иде:
Күңеле тулган иде.
"Сагындыңмы?" - дигәч, "Юк. - ди, -
Кайтасым гына килде.
Яшел чирәм өстендә
Ятасым гына килде...
Кайтасым гына килде".
 
Категория: ХӘКИМҖАН ХАЛИКОВ | Карап алулар: 492 | Өстәде: Редактор | Дата: 31.07.2013 | Фикерләр (0)

« 1 2 3 4 »