Баш бит » ХӘКИМҖАН ХАЛИКОВ
Иртән әни өчебезгә
Бирде ике мандарин.
"Үзегезчә бүлегез", - дип
Өстәп куйды аннары.
 
Берсен, тизрәк үссен диеп,
Энебезгә бирдек без.
Икенчесен сеңлем белән
Кыл урталай бүлдек без.
 
Категория: ХӘКИМҖАН ХАЛИКОВ | Карап алулар: 503 | Өстәде: Редактор | Дата: 28.07.2013 | Фикерләр (0)

Каз каңгылдаса -
Казга үпкәли.
Сазлыкка батса -
Сазга үпкәли.
 
Ташка абынса -
Ташка үпкәли.
Авызы пешкәч -
Ашка үпкәли.
 
Чынга ала ул
Уйнап әйткәнне.
Категория: ХӘКИМҖАН ХАЛИКОВ | Карап алулар: 519 | Өстәде: Редактор | Дата: 26.07.2013 | Фикерләр (0)

Баласына
Нидер сөйли
Күгәрчен:
- Гөлдер-гү-ү,
Гөлдер-гү-ү,
Гөлдер-гү-ү...
 
Тик күз генә
Тимәсен, - ди,
Күрәсең:
Гөлдер бу-у,
Гөлдер бу-у,
Категория: ХӘКИМҖАН ХАЛИКОВ | Карап алулар: 501 | Өстәде: Редактор | Дата: 25.07.2013 | Фикерләр (0)

Дер-дер итеп, урамда
Елый песи баласы.
Ташлап киткән нәниен:
Кансыз икән анасы.
 
Өйдә җылы сөт биргәч,
Елавыннан туктады.
Ятим пескәй аннары
Рәхәтләнеп йоклады.
Категория: ХӘКИМҖАН ХАЛИКОВ | Карап алулар: 623 | Өстәде: Редактор | Дата: 24.07.2013 | Фикерләр (0)

Энем дә бар, сеңлем дә,
Хәзер инде өчәү без.
Шау-гөр килеп үсәбез,
Сокланырсыз, күрсәгез.
 
Әти-әни юк чакта
Өйгә хуҗа өчебез.
Җиткән кадәр өчебез
Бөтен эшне эшлибез.
 
Энем белән сеңлемә
Категория: ХӘКИМҖАН ХАЛИКОВ | Карап алулар: 662 | Өстәде: Редактор | Дата: 16.07.2013 | Фикерләр (0)

Сеңлем бии башласа,
Аннан калмый энем дә.
Апасыдай, аның да
Ике кулы билендә.
 
Бии әле хәзергә
Утырган килеш кенә.
Ә шулай да инде ул,
Күр, ничек килештерә!
Категория: ХӘКИМҖАН ХАЛИКОВ | Карап алулар: 525 | Өстәде: Редактор | Дата: 09.07.2013 | Фикерләр (0)

« 1 2 3 4