Баш бит » 2014 » Июль » 13 » Хәкимҗан Халиков "Безнең әни кебек икән"
11:45
Хәкимҗан Халиков "Безнең әни кебек икән"

Алып төшкән идем генә

Үрдәкләрне тау астына,

Болыт килә башлады да,

Сыздым тизрәк тал астына.

 

Әнкә үрдәк, әнкә казлар,

Көткән кебек шуны гына,

Һәркайсы үз бәбкәләрен

Җыеп алды куенына.

 

Китте яңгыр. Ява, малай,

Нәкъ чиләкләп койган сыман.

Ә юкәдә бер кызылтүш

Кымшанмый да оясыннан.

 

Китәр иде - куенында

Бар шул аның нәниләре...

Безнең әни кебек икән

Кошларның да әниләре.

Категория: ХӘКИМҖАН ХАЛИКОВ | Карап алулар саны: 727 | Өстәде: Редактор | Теги: Хәкимҗан Халиков | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]