Баш бит » 2016 » Сентябрь » 17 » Хәкимҗан Халиков "Бии белмәгән аю"
19:06
Хәкимҗан Халиков "Бии белмәгән аю"

Сыза гына сандугачкай

Скрипка кылларын!..

- Әйт шуны! - дип куйды аю,

Онытып бар моң-зарын.

Биеп киткән иде лап-лап,

Атлады тик өч кенә;

Абынып үз аягына

Ауды түмгәк өстенә.

- Сандугачын әйтер идем,

Бигрәк, - диде, - булмаган:

Нинди матур биегәндә,

Көйне бозды, уңмаган!

Категория: ХӘКИМҖАН ХАЛИКОВ | Карап алулар саны: 338 | Өстәде: Редактор | Теги: Хәкимҗан Халиков | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]