Баш бит » 2015 » Август » 10 » Хәкимҗан Халиков "Елмаеп-көлеп кенә"
22:17
Хәкимҗан Халиков "Елмаеп-көлеп кенә"

Йокысыннан тора кояш

Елмаеп-көлеп кенә.

Болыт арасына да ул

Елмаеп килеп керә.

Уятканда да уята

Нурларын сибеп кенә.

Һәм үстерә әни кебек

Иркәләп, сөеп кенә.

Яшәсен иде бар кеше

Елмаеп-көлеп кенә.

Шушы кояштай тормышның

Кадерен белеп кенә.

Категория: ХӘКИМҖАН ХАЛИКОВ | Карап алулар саны: 735 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]