Баш бит » 2015 » Август » 7 » Хәкимҗан Халиков "Җәйге буран"
21:44
Хәкимҗан Халиков "Җәйге буран"

Җәйге кояш авыз ерып

Көлеп торганда,

Нинди буран икән соң бу

Безнең урамда?

Нишлим инде - кар күмә бит

Бакча гөлемне?

Әллә өстенә одеял

Каплап керимме?

Тышка чыксам, тал песие

Язгы кабыгын

Салып аткан да очыра

Ап-ак мамыгын.

 

Категория: ХӘКИМҖАН ХАЛИКОВ | Карап алулар саны: 449 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]