Баш бит » 2015 » Февраль » 4 » Хәкимҗан Халиков "Кемнең кулы барды икән?"
22:46
Хәкимҗан Халиков "Кемнең кулы барды икән?"

Күпме гөлдән берәү калган,

Анысы да җиргә ауган.

Өстендә чык бөртекләре;

Чыкка түгел, күз яшенә

Чыланган күк керфекләре.

 

Берәрегез күрмәдеме,

Бакчадагы гөлләремне

Кайсы өзеп алды икән?

Матурлыкка кагылырга

Кемнең кулы барды икән?

Категория: ХӘКИМҖАН ХАЛИКОВ | Карап алулар саны: 606 | Өстәде: Редактор | Теги: Хәкимҗан Халиков | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]