Баш бит » 2014 » Июнь » 25 » Хәкимҗан Халиков "Китап докторы"
15:26
Хәкимҗан Халиков "Китап докторы"

Әбиләр дә авырый,

Бәбиләр дә авырый...

Салкын тисә аз гына,

Дару кирәк барсына.

Чирли хәтта китап та.

Ник көләсең?.. Чынлап та,

Бите төшә, ертыла -

Ул бит көн дә тотыла.

Алам шуңа сак кына.

Авырдымы чак кына,

Чирен шундук күрәм мин,

Дәвасын да беләм мин:

Төбе төшсә төплим мин...

Әткәнне һич көтмим мин.

Китапларың чирләсә,

Үз кулыңнан килмәсә,

Миңа китер туп-туры,

Мин - аларның докторы.

Категория: ХӘКИМҖАН ХАЛИКОВ | Карап алулар саны: 1851 | Өстәде: Редактор | Теги: Китап докторы, Хәкимҗан Халиков | Рейтинг: 4.5/2
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]