Баш бит » 2015 » Август » 6 » Хәкимҗан Халиков "Әниемә охшаган"
21:57
Хәкимҗан Халиков "Әниемә охшаган"

Сеңлем минем бигрәк көләч,

Уйнаганда үзе белән.

Таш булсаң да эретер ул

Балдай татлы сүзе белән.

Йөртә тәти курчакларын

Нәнәм-нәнәм итеп кенә.

Шуңа алар, елмаешып,

Тора аны көтеп кенә.

Күргән һәркем мактый аны:

- Ай туганда тугандыр бу!..

Әни әйтә: - Ничек шулай

Бик ачык кыз булгандыр бу?

- Кемгә охшап шундый булган,

Әнием, - дим, - беләсеңме?

Йөрүе дә, көлүе дә

Нәкъ син инде, күрәсеңме?

 

 

Категория: ХӘКИМҖАН ХАЛИКОВ | Карап алулар саны: 464 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]