Баш бит » 2015 » Май » 1 » Хәкимҗан Халиков "Нишлим икән?"
02:23
Хәкимҗан Халиков "Нишлим икән?"

Нинди генә яхшылык

Эшлим икән әнигә?

Аның өчен хат язып

Салыйм микән әбигә?

Идән юышыйм микән,

Керләр уышыйм микән?

Нинди генә эшләрдә

Аңа булышыйм икән?

Тәрәзә төбендәге

Тузанны сөртим микән?

Әллә нәни энемне

Һавада йөртим микән?

Күтәрелеп карасам,

Әни эшен бетергән!

Кай арада өлгергән,

Бар җирне ялт иттергән!

 

Категория: ХӘКИМҖАН ХАЛИКОВ | Карап алулар саны: 435 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]