Баш бит » 2015 » Май » 12 » Хәкимҗан Халиков "Озын телле малай"
22:51
Хәкимҗан Халиков "Озын телле малай"

Яшәгән бер кәрлә малай,

Үзе шундый телчән булган.

Теле аның әйтерсең лә

Чәнечкеле билчән булган.

Тыңламаган әбисен дә,

Әнисен дә, абыйсын да.

Һәрберсенә каршы әйтеп

Үпкәләткән барысын да.

Каршы әйткән саен, аның

Теле һаман үсә барган.

Асылынып төшкәч теле,

Үзе дә хәйран калган.

Яшермәкче булган икән

Озын телен куенына,

Ә ул шундук, аннан чыгып,

Уралган, ди, муенына.

Категория: ХӘКИМҖАН ХАЛИКОВ | Карап алулар саны: 482 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]