Баш бит » 2015 » Май » 19 » Хәкимҗан Халиков "Үз-үзенә булыша"
20:15
Хәкимҗан Халиков "Үз-үзенә булыша"

Мин эшләрне аермыйм

Карасына, агына.

Тик торсам да аз гына,

Барысын да сагынам.

Ничек укыганымны

Сөйләп бирер бишлеләр.

Өйгә кайтсам, кулларым:

"Кайда безгә эш?" - диләр.

"Алайса, - дим, - әйдәгез

Идән юып алабыз.

Чиләк-көянтә белән

Аннан суга барабыз".

Әни эштән кайтуга,

Көлеп тора табыным...

Ә шулай да нигәдер

Белмим ару-талуны.

Әллә инде эшләрем

Үзләре дә тырыша?..

Җан яраткан эш бит ул

Үз-үзенә булыша.

Категория: ХӘКИМҖАН ХАЛИКОВ | Карап алулар саны: 485 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]