Баш бит » 2016 » Сентябрь » 18 » Хәсән Туфан "Юкмыш бабай малае"
00:34
Хәсән Туфан "Юкмыш бабай малае"

Бәлкәй атлы малай мин,

Яратам мин борчакны.

Борчак аркасында мин

Дөнья күрдем ничаклы.

 

Бабай белән икебез

Борчак чәчкән идек без.

Чәчкән идек уңсын дип,

Кышлык азык булсын дип.

Яшь иде әле бабай:

Туксан сигездә генә.

Ә мин инде дәү идем:

Имидән бизгәнемә

Бишбылтыр булган иде.

Шундый дәү булсам да мин,

Җил-давыллы көннәрдә

Тимер итекләр киеп

Йөри торган идем мин,

Өермә килеп-нитеп

Очырып китмәсен диеп.

 

Көннәрдән бер көнне без,

Иртән иртүк тордык та,

Бабай белән икебез

Борчакка дип киттек без.

Кемдер безнең борчакны

Шылдырган да тайдырган,

Безгә кышка азыкка

Тик саламын калдырган.

Әйтте бабай:

- Мин аны

Юньсез бер кеше дисәм,

Безнең борчак карагы

Әнә бит ул кем икән -

Торна икән бит, улым!

Ах сине, урак муен!

 

Киңәшеп алдык шунда,

Посып салам артына,

Шушы карак торнаны

Ничек тоту хакында.

Тын да алмыйча гына

Салам астында ятам.

Килә, әкренләп, торна

Салам янына табан.

Алда ниләр буласын

Мин күп уйлап тормадым:

Эләктердем дә алдым

Бер ботыннан торнаның.

Менә торна, әкренләп,

Һавага күтәрелә,

Минем тәпиләр инде

Куакларга бәрелә...

Шулай итеп, торнаның

Аягына тагылып,

Еракларга киттем мин

Туган илдән аерылып.

Күз үткенгә күрәдер,

Ачык күрәм барын да:

Бер карт шүрәле әнә

Менеп баскан каенга.

Әнә анда бер бүре

Сыртка салган сарыкны, -

Кем тамгасы икән ул:

Уң колагы ярыклы.

Әнә аю малае

Күл буенда бакырдый,

Балык аңа, йонлачка,

Койрыгын да тоттырмый.

Сүз куша миңа торна:

- Килешик без, энем, - ди, -

Син дә бабаң акчасын

Сыптырдың бит бүген, - ди, -

Ул акча әнә синең

Теге учыңда, энем?

Торнаның бу сүзләре

Намуска тиде минем.

- Эх син, алдакчы торна,

Акча урлаган, дисең!

Менә, - дидем, - мә, кара:

Урлаган акча кайда?! -

Җәйдем ике учны да

Артык ачу килгәнгә...

Әй киттем, киттем төшеп,

Киттем төшеп түбәнгә.

Шуннан соң бер чишмәдә

Юынып алдым әйбәтләп,

Аннан, өйгә табан дип,

Барган чакта җәяүләп,

Суы кипкән бер күлдә

Зур бер җәен очрады.

Әлегә калып торсын,

Сөйләмим әле аны, -

Җәен ничек койрыгын

Авызына капканны,

Тәгәрмәч күк тәгәрәп,

Агым суны тапканны;

Шул җәенгә атланып

Диңгезләрдә йөзгәнне;

Еллар буе бабайны,

Өйне эзләп йөргәнне.

Бүрене дә, теләсәң,

Кертеп була тәртәгә!

Эшкә җиктем мин аны

Әллә ничә мәртәбә.

Анысын, исән-сау калсам,

Туган илгә кайталсам,

Берәр язда, я көздә

Сөйләрмен әле сезгә.

 

Категория: ХӘСӘН ТУФАН | Карап алулар саны: 518 | Өстәде: Редактор | Теги: Хәсән Туфан | Рейтинг: 1.0/1
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]