Баш бит » КЛАРА БУЛАТОВА

Кайчан гына үскән диген,

Җидегә җиткән диген:

Камилә дигән матур кыз

Укырга китә бүген.

Гимназиягә бара бит,

Олы Белем иленә.

Акыллы һәм тырыш булса,

Укыр "бишле"гә генә.

Категория: КЛАРА БУЛАТОВА | Карап алулар: 381 | Өстәде: Редактор | Дата: 19.09.2016 | Фикерләр (0)

Камилә дигән матур кыз

Минем сүзне тыңламый.

Көне буе җырлап йөри -

Мин кушканда җырламый.

Камилә дигән матур кыз

Ул - минем сеңел инде.

Абый сүзен тыңламагач,

Бик матур түгел инде.

Категория: КЛАРА БУЛАТОВА | Карап алулар: 432 | Өстәде: Редактор | Дата: 16.09.2016 | Фикерләр (0)

Бабай бүген Камиләгә

Күчтәнәч алып кайткан.

Кавын, карбыз алып кайткан -

Камиләне яраткан.

Кунак ашы кара-каршы,

Оныгы да тырышты.

Бабасына куяннарны

Ашатырга булышты.

Категория: КЛАРА БУЛАТОВА | Карап алулар: 382 | Өстәде: Редактор | Дата: 13.09.2016 | Фикерләр (0)

Камилә әле кечкенә,

Аңа бары биш кенә.

Биштә генә булса да,

Яратканы эш кенә.

 

Ул әнигә булыша,

Табак-савыт юыша.

Урамга да йөгерә,

Уйнарга да өлгерә.

Категория: КЛАРА БУЛАТОВА | Карап алулар: 325 | Өстәде: Редактор | Дата: 20.08.2016 | Фикерләр (0)