Буталмыш дигән илдә
Бервакыт булдым мин дә
Һәм шунда йөргән мәлдә
Мин күрдем мондый хәлләр:
Анда кәҗә:
- Мияу, - ди,
- Му-у! - дип, мәче мияулый...
Сабый әйтә:
- Ми-һа-һай!
<
...
Тулаем укырга »
|
Калфак кигән кыз баланың
Багып алчы йөзенә:
Нинди гүзәл татар кызы! -
Күз тимәсен үзенә.
Килешеп тора түбәтәй
Аның күркәм йөзенә:
Нинди матур татар улы! -
Күз тимәсен үзенә.
Үзе тыйнак, үзе горур,
...
Тулаем укырга »
|
Бакчабызда бер бала бар -
Шундый да ипле инде:
Кайчак, әбием әйткәндәй,
Бигрәк тәртипле инде!
Малайлар һәм кызлар белән
Бик әдәпле сөйләшә.
Үзендә булган тәм-томны
Барсына да өләшә.
Көчсезләрне кыерсытмый,
<
...
Тулаем укырга »
|
Шатланып әни көлә,
Шатланып әти көлә! -
Кояшны кочардай булып,
Тәпиләп килә малай...
Әнисен кочкан малай,
Әтисен кочкан малай...
Ямь-яшел бәбкә үләнен
Учына кыскан малай!
"Ән-нә-нә" дигән
...
Тулаем укырга »
|
Портрет ясау җиңел түгел, Япый әле мин оста: Җәнлек-җанварлар рәсемен Ясадым бер минутта! Буявын да тиз буядым, Кулым бер дә армады... ...Үземне дә ясый идем - Урын гына калмады.
|
Бияләйгә көя төшкән, Бияләйне көя тишкән... Карап торам бияләйгә - Әверелгән көяләйгә!
|
|