Баш бит » 2014 » Ноябрь » 2 » Ләбиб Лерон "Бакчабызда бер бала бар"
18:52
Ләбиб Лерон "Бакчабызда бер бала бар"

Бакчабызда бер бала бар -

Шундый да ипле инде:

Кайчак, әбием әйткәндәй,

Бигрәк тәртипле инде!

Малайлар һәм кызлар белән

Бик әдәпле сөйләшә.

Үзендә булган тәм-томны

Барсына да өләшә.

Көчсезләрне кыерсытмый,

Рәнҗетми ул кызларны...

Ялгыш кына орынса да,

"Гафу ит!" - ди, кызарып.

Уйнаганда, ул һәммәсен

Көлдерә, шаккаттыра.

Тәрбияче апабыз да

Гел аны мактап тора.

Ул баланың кем икәнен

Син белмисең, мин беләм:

Мактануны белми торган

Ул малай үзем булам!

Категория: ЛӘБИБ ЛЕРОН | Карап алулар саны: 1283 | Өстәде: Редактор | Теги: Ләбиб Лерон | Рейтинг: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]