Баш бит » 2016 » Сентябрь » 14 » Ләбиб Лерон "Буталмышлар илендә"
22:49
Ләбиб Лерон "Буталмышлар илендә"

Буталмыш дигән илдә

Бервакыт булдым мин дә

Һәм шунда йөргән мәлдә

Мин күрдем мондый хәлләр:

Анда кәҗә:

- Мияу, - ди,

- Му-у! - дип, мәче мияулый...

Сабый әйтә:

- Ми-һа-һай!

- Мһау! Мһау! - ди бахбай...

Анда сыер:

- Мәм-мәм! - ди,

- Микикики! - ди маэмай...

Ә бит бездә бүтәнчә:

- Бездә "Мәм-мәм!" - ди мәче.

Туктале, буталдым мин,

Нәрсәдер бутадым мин.

Әйдә, син, матур итеп,

Бир әле дөрес әйтеп!

Категория: ЛӘБИБ ЛЕРОН | Карап алулар саны: 892 | Өстәде: Редактор | Теги: Ләбиб Лерон | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]