Баш бит » 2014 » Октябрь » 10 » Ләбиб Лерон "Кояшны кочкан малай"
21:08
Ләбиб Лерон "Кояшны кочкан малай"

Шатланып әни көлә,

Шатланып әти көлә! -

Кояшны кочардай булып,

Тәпиләп килә малай...

 

Әнисен кочкан малай,

Әтисен кочкан малай...

Ямь-яшел бәбкә үләнен

Учына кыскан малай!

 

"Ән-нә-нә" дигән була,

"Әт-тә-тә" дигән була...

Кояшка кулларын сузып,

Елмайган, көлгән була...

 

Төштә генә булса да

Кош булып очкан малай...

...Тәпи-тәпи атлап килә

Кояшны кочкан малай!

Категория: ЛӘБИБ ЛЕРОН | Карап алулар саны: 1416 | Өстәде: Редактор | Теги: Ләбиб Лерон | Рейтинг: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]