Баш бит » 2015 » Май » 2 » Ләбиб Лерон "Татар баласы"
01:46
Ләбиб Лерон "Татар баласы"

Калфак кигән кыз баланың

Багып алчы йөзенә:

Нинди гүзәл татар кызы! -

Күз тимәсен үзенә.

Килешеп тора түбәтәй

Аның күркәм йөзенә:

Нинди матур татар улы! -

Күз тимәсен үзенә. 

Үзе тыйнак, үзе горур,

Хак сүз булыр әйткәне.

Яратыр газиз Ватанны,

Сөяр әткәй-әнкәйне!

Дәү булгач та, шулай калыр -

Татар баласы булып.

Әйтерләр:

- Татар кызы бу!

Диярләр:

- Татар улы!

Категория: ЛӘБИБ ЛЕРОН | Карап алулар саны: 1255 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]