Баш бит » 2013 » Июнь » 28 » Л.Лерон "Җәй көтә безне..."
23:07
Л.Лерон "Җәй көтә безне..."
Урман, аланнар...
Иркен болыннар...
Чәчәк... Күбәләк...
Нәни колыннар...
 
Аяз күк йөзе...
Кояш нурлары...
Челтерәп ага
Чишмә сулары.
 
Хәтфә үләннәр...
Зәңгәр күл буе...
Малай-шалайлар,
Кызлар көлүе...
 
Яшел гүзәллек
Җилкетә безне:
Түземсезләнеп,
Җәй көтә безне!
Категория: ЛӘБИБ ЛЕРОН | Карап алулар саны: 951 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]