Баш бит » 2013 » Июль » 10 » Л.Лерон "Яз"
11:30
Л.Лерон "Яз"
Карлар эри ашыгып,
Кояш көлә шатланып...
Сездә ничек? Бездә яз
Килә атка атланып.
 
Томырыла тулпар ат -
Тезгеннәре бушаган...
Сездә ничек? Бездә яз
Сылу кызга охшаган.
 
Былтыр үткән эз буйлап
Кошлар кайта ашкынып...
Сездә ничек? Бездә яз
Сайрый белә кош кебек.
 
Бозлар ага тыз да быз,
Сулар ага җәелеп...
Сездә ничек? Бездә яз
Дәвам итә җәй булып.
 
Категория: ЛӘБИБ ЛЕРОН | Карап алулар саны: 1240 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]