Баш бит » 2013 » Июль » 18 » Л.Лерон "Хәерле иртә!
07:25
Л.Лерон "Хәерле иртә!
Әтәчтән дә иртәрәк
Уяндым мин, әлбәттә...
- Хәерле иртә, әннәм!
- Хәерле иртә, әттәм!
 
Үзем урын җыям мин,
Үзем юына алам...
- Хәерле иртә, әбкәм!
- Хәерле иртә, бабам!
 
Мәктәпкә үзем барам,
Калалар мине мактап...
- Хәерле иртә, апам!
- Хәерле иртә, мәктәп!
Категория: ЛӘБИБ ЛЕРОН | Карап алулар саны: 1421 | Өстәде: Редактор | Теги: Л.Лерон | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]