Баш бит » 2013 » Июнь » 30 » Л.Лерон "Кызык кыш"
11:17
Л.Лерон "Кызык кыш"
Кыш беткәндә ... кыш килде -
Быел кыш кызык итте...
Кар яудыра-яудыра,
Кыш тәмам кызып китте!
 
Башта билдән булган көрт
Мине дә узып китте;
Койманы һәм мунчаны...
Өйне дә узып китте!
 
... Ярый әле кышның. дим,
Үзен яз кызык итте:
Кояш булып чыкты да
Бөтен карны эретте.
Категория: ЛӘБИБ ЛЕРОН | Карап алулар саны: 769 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]