Баш бит » 2013 » Август » 16 » Л.Лерон "Сизми калганбыз..."
00:18
Л.Лерон "Сизми калганбыз..."
Җәй узмас диеп
Уйлаган идек:
Таңнан кичкәчә
Уйнаган идек.
 
Сизми калганбыз
Көз килгәнен дә,
Тәүге яфраклар
Өзелгәнен дә...
 
Әле һаман да
Сизмәс идек без,
Көзнең килгәнен
Белмәс идек без -
 
Кыңгырау чыңы
Искә төшерде:
Көзнең килүен
Шунда төшендек.
Категория: ЛӘБИБ ЛЕРОН | Карап алулар саны: 1114 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]