Баш бит » ӘЛФИЯ СИТДЫЙКОВА

Мунча булгач, чабынырга

Себеркесе дә кирәк.

Каен, имән ботакларын

Сындырып җыйдым ипләп.

Мәтрүшкә, бөтнекне дә

Кушып бәйләде әни.

"Тоярсыз мунча кергәндә

Кышын, ди, җәйнең тәмен".

Хуш исле себеркеләрне < ... Тулаем укырга »

Категория: ӘЛФИЯ СИТДЫЙКОВА | Карап алулар: 192 | Өстәде: Редактор | Дата: 26.08.2017 | Фикерләр (0)

Мартның егермеләрендә

Килә кара каргалар.

Агач башларына кунып

Кычкыралар: "Кар да кар".

"Яз җитүен белдерергә

Ярый әле карга бар",

Диеп уйлый каргалар

Шундый мактанчык алар.

Категория: ӘЛФИЯ СИТДЫЙКОВА | Карап алулар: 601 | Өстәде: Редактор | Дата: 17.08.2015 | Фикерләр (0)

Камил китап ярата,

Укый Алсуга китап.

Наил, син дә тыңла! - ди,

Ана теле бер була...

Китап - кадерле кунак!

Категория: ӘЛФИЯ СИТДЫЙКОВА | Карап алулар: 481 | Өстәде: Редактор | Дата: 12.08.2015 | Фикерләр (0)

Мин балалар бакчасына

Көн дә сагынып барам.

Көндез йоклап та аламын,

Уеннан туеп арсам.

Тәрбияче апам безгә

Рәсем ясап күрсәтә.

Бигрәк уңган, ул безне дә

Бик күп эшкә өйрәтә.

Матур шигырьләр ятладык,

... Тулаем укырга »

Категория: ӘЛФИЯ СИТДЫЙКОВА | Карап алулар: 536 | Өстәде: Редактор | Дата: 07.08.2015 | Фикерләр (0)

Көн бит инде, төнне эзли

Яктыда да Камилә.

Бүлмә ишекләрен ачып:

- Төн кайда, - ди, - кем белә?

Тәрәзәдән кояш карый,

Серле елмаеп көлә:

- Кызчыкның, - ди, - зур дөньяны

Танып беләсе килә!

Үсә-үсә белер кызкай

... Тулаем укырга »
Категория: ӘЛФИЯ СИТДЫЙКОВА | Карап алулар: 511 | Өстәде: Редактор | Дата: 01.05.2015 | Фикерләр (0)

Яңа башмак алды әни,

Чигүе - сары чеби.

Урам ташына басамын,

Аягым җиргә тими.

Шыгыр-шыгыр башмакларым,

Җырлый да җырлый гына.

Алга атлыйм моң агыла,

Туктасам, җыр да тына.

Миңа хәзер шундый рәхәт

... Тулаем укырга »

Категория: ӘЛФИЯ СИТДЫЙКОВА | Карап алулар: 540 | Өстәде: Редактор | Дата: 30.04.2015 | Фикерләр (0)