Баш бит » 2015 » Август » 7 » Әлфия Ситдыйкова "Балалар бакчасы"
20:09
Әлфия Ситдыйкова "Балалар бакчасы"

Мин балалар бакчасына

Көн дә сагынып барам.

Көндез йоклап та аламын,

Уеннан туеп арсам.

Тәрбияче апам безгә

Рәсем ясап күрсәтә.

Бигрәк уңган, ул безне дә

Бик күп эшкә өйрәтә.

Матур шигырьләр ятладык,

Җырлый, бии беләбез.

Тату, матур гаиләдә

Шатланышып көләбез.

Балалар бакчасы ямьле,

Ул -  икенче өебез.

Укырга гына өйрәник

Мәктәпкә дә керербез.

Категория: ӘЛФИЯ СИТДЫЙКОВА | Карап алулар саны: 400 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]