Баш бит » 2015 » Апрель » 30 » Әлфия Ситдыйкова "Башмак"
00:48
Әлфия Ситдыйкова "Башмак"

Яңа башмак алды әни,

Чигүе - сары чеби.

Урам ташына басамын,

Аягым җиргә тими.

Шыгыр-шыгыр башмакларым,

Җырлый да җырлый гына.

Алга атлыйм моң агыла,

Туктасам, җыр да тына.

Миңа хәзер шундый рәхәт

Җырчы башмагым белән.

Дөнья буйлап, рәхәтләнеп,

Җыр тыңлый-тыңлый киләм.

Категория: ӘЛФИЯ СИТДЫЙКОВА | Карап алулар саны: 524 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]