Баш бит » 2015 » Август » 17 » Әлфия Ситдыйкова "Каргалар"
22:39
Әлфия Ситдыйкова "Каргалар"

Мартның егермеләрендә

Килә кара каргалар.

Агач башларына кунып

Кычкыралар: "Кар да кар".

"Яз җитүен белдерергә

Ярый әле карга бар",

Диеп уйлый каргалар

Шундый мактанчык алар.

Категория: ӘЛФИЯ СИТДЫЙКОВА | Карап алулар саны: 486 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]