Баш бит » 2017 » Август » 26 » Әлфия Ситдыйкова "Хуш исле себеркеләр"
11:51
Әлфия Ситдыйкова "Хуш исле себеркеләр"

Мунча булгач, чабынырга

Себеркесе дә кирәк.

Каен, имән ботакларын

Сындырып җыйдым ипләп.

Мәтрүшкә, бөтнекне дә

Кушып бәйләде әни.

"Тоярсыз мунча кергәндә

Кышын, ди, җәйнең тәмен".

Хуш исле себеркеләрне

Элеп куйдык чормага.

Кышын җәй исен кайтарыр

Алар безгә мунчада.

 

Категория: ӘЛФИЯ СИТДЫЙКОВА | Карап алулар саны: 43 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]